Татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы уза
31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы узачак. Олимпиада “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.